Элеке авылда каласы келәмәде шул. Сигез классны бетергәч тә шәһәргә китеп урнаштык. Кая барасың, кая торасың, кая укыйсыңмы, эшлисеңме, соңыннан гына әти әниләр белде бит инде. Аллага шекер, барыбыз да укыдык та, эшсез дә тормадык, вакытында кияүгә чыгып балалар да таптык. Хәзер кызлары да, егетләр дә 50 яшькә кадәр әниләреннән аерылып чыгалмыйлар, семья корырга да ашыкмыйлар.