@yuri_8192: 🔥🔥🔥#eatingshow #yummy #asmr #fyp #LitDifferent #foryoupage #mukbang #food #eatingtiktok😹 #foryou #chinesemukbang #spicy #eat #seafood

yuri_8192
yuri_8192
Open In TikTok:
Region: PH
Tuesday 11 July 2023 05:31:55 GMT
2073235
31528
0
481

Music

Download

Comments

There are no more comments for this video.
To see more videos from user @yuri_8192, please go to the Tikwm homepage.

Other Videos

20 апрель кичендә Канаданың Монреаль татарларының ассоциациясе татарча хоккей турнирын оештырган. Бу — бишенче турнир. Чарада 60тан артык кеше катнашкан. Уенга Канада белән АКШ татарлары килгән. Карагыз әле ничек оештырылган ул?! Уен башланыр алдыннан Татарстан гимны яңгыраган, Татарстан байрагы күтәрелгән. Исепкә алыгыз, бу Казан, Татарстан түгел, ә Канаданың Монреаль шәһәре!  Татарлар бер-берсенә
20 апрель кичендә Канаданың Монреаль татарларының ассоциациясе татарча хоккей турнирын оештырган. Бу — бишенче турнир. Чарада 60тан артык кеше катнашкан. Уенга Канада белән АКШ татарлары килгән. Карагыз әле ничек оештырылган ул?! Уен башланыр алдыннан Татарстан гимны яңгыраган, Татарстан байрагы күтәрелгән. Исепкә алыгыз, бу Казан, Татарстан түгел, ә Канаданың Монреаль шәһәре! Татарлар бер-берсенә "Яшел барс" белән "Ак барс" такымнарга бүленеп каршы торган. Ике такым уенчылары да "Ак барс"ның махсус хоккей киемнәреннән чыгыш ясаган. Бер такым"Ак Барс"ның татар туграсы төшерелгән ак төстәге махсус киеменнән булса, көндәшләре яшел төстәге киеменнән чыккан. Кыскасы ак барслар белән яшел барслар бозда көч сынашкан! Каһарманнар! Ирләр! Уенда катнашучылар сүзләренә караганда, турнирның иң күркәм якларының берсе — такымнарда гаиләләрнең катнашуы, аталы-уллы уенчыларның уйнавы һәм такымнарда хоккей белән профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнгән спортычыларның булуы. "Такымнар уен дәвамында тигез бардылар, өстәмә буллитлар булып кына бер такым өстен чыкты. Дүрт гаилә уйнады, шул уенны кыздырды, дәрт өстәп торды. Гаиләләр белән уйнау үзенә күрә бер кызык күренеш икән", диде Азатлыкка турнир уенын күзәтүче. Монреаль татар ассоциациясесе активистрлары турнирга килүче уенчыларны да, җанатарларны да, уенчыларны да татар киемнәреннән чәкчәк белән каршы алган. Сәүдә оештырылган. Биредә Татарстаннан китерелгән татар киталары, татар киемнәре, милли кул эшләнмәләре, милли ризыклар сатылган. Чәй табыны оештырылган. Монреальдә татарларның беренче хоккей турниры 2017 елда оештырылды. Аны ул вакытта бу эшне Монреаль татарлары ассоциациясенең башлыгы булган Марат Сәләхетдинов белән Эрик Вәлиев оештырып ерып чыкты. Ул вакытта Канада татарлары АКШтан килүче татар спортчыларына каршы торды. Булдыралар! Афәрин! #hockey #акбарс #татарлар #monreale #canada🇨🇦

About