@azatliq: 10 сентябрьдә, удмурт галиме һәм милли хәрәкәт активисты Альберт Разинны искә алдылар 2019 елның 10 сентябрендә Разин Удмуртия Дәүләт Шурасы бинасы янында үз-үзенә ут төртә. Берничә көннән ул хастаханәдә вафат булды. Разин гомерен удмурт телен һәм мәдәниятен яклауга багышлады. Ул балаларның удмурт телен өйрәнүен һәм телнең җәмгыятьтә киңрәк кулланылуын таләп итеп килде. Үз-үзенә ут төрткәндә ул кулында удмурт халкын һәм телен саклауны таләп иткән плакатлар тотып торды. Русиянең рәсми җанисәпләренә күрә, 2010–2021 елларда удмурт телен белүчеләр саны 324 меңнән 255 меңгә кадәр кимегән. #ИделУралАзатлыкРадиосы #шәхесләрАзатлыкРадиосы #АльбертРазин

Азатлык Радиосы
Азатлык Радиосы
Open In TikTok:
Region: DE
Friday 11 September 2026 17:42:22 GMT
823
64
0
7

Music

Download

Comments

There are no more comments for this video.
To see more videos from user @azatliq, please go to the Tikwm homepage.

Other Videos


About